Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 Май 2019, 11:29

10 балалар поликлиникалары төзеләчәк һәм яңартылачак

“Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда балалар поликлиникаларын тиешле корылмалар белән җиһазлау, яңа балалар поликлиникалары төзү һәм таләп ителгән очракта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

“Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда балалар поликлиникаларын тиешле корылмалар белән җиһазлау, яңа балалар поликлиникалары төзү һәм таләп ителгән очракта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

“Быел 8 поликлиникада норматив таләпләргә ярашлы реконструкция эшләре үткәрәчәкләр, Туймазы һәм Дүртөйледә 2 балалар медицина учреждениесе үз ишекләрен ачкан”, - диде сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин.

Якын 6 ел эчендә Башкортстан “Сәламәтлек” милли проект кысаларында федераль бюджеттан 16,5 миллиард сум акчалар алачак. Бу акчаларны инфаркт һәм яман шеш белән көрәшкә, яңа поликлиникалар һәм фельдшер-акушер пунктлары төзүгә юнәлтәчәкләр. 4,9 миллиард сумны республика быел алачак. 666 миллион сум акчаларны медицина онкологияучреждениеләрен яңадан җиһазландырыр өчен тотыначаклар. 2020 елда бу юнәлешкә багышланган чыгымнар 1 миллиардка артачак. Уфада онкодиспансерның яңа хирургия корпусын сафка тапшырачаклар. Район дәваханәләрендә үз онкология бүлекләре булдырылачак. 500 миллион сумны яңа дәвалау учреждениеләре төзүгә багышлаячаклар. 296 миллион сумны балалар поликлиникаларының материаль-техник базаларын ныгытуга тотыначаклар. Тагы 260 миллион сум авыллардагы фельдшер-акушер пунктлары төзүгә һәм күчмә медицина комплексларына юнәлтеләчәк.

Читайте нас: