Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 Май 2019, 13:10

Президент сүзен тыңламыйлар ди мени?

Исәп палатасы милли проектларны тормышка ашыруга үтә дә аз акча тотынылган дип тәнкыйтьләде.

Исәп палатасы милли проектларны тормышка ашыруга үтә дә аз акча тотынылган дип тәнкыйтьләде. Агымдагы елның беренче кварталында бюджеттан планлаштырылган чыгымнарның нибары 12,8 проценты гына, ягъни 221 миллиард сумы гына үзләштерелгән.

Иң күп акчалар “Сәламәтлек саклау” (44,1%), “Фән” (20,6%), “Демография” (19,45), “Халыкара кооперация һәм экспорт” (19,3%) милли проектларына тотынылган. Әйткәндәй, “Сәламәтлек саклау” проектын гамәлгә ашыру чыгымнарының иң күп өлеше (69,7%) “Ямаш шеш чирләре белән көрәш” юнәлешенә туры килә.

Сигез милли проект буенча тотынылган акчалар ният иткән күрсәткечтән түбән булган. “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектына исә бер тиен дә акча тотынылмаган дип ачыклаган Исәп палатасы. Ә бит бу проектны тормышка ашыру өчен 2019 елда федераль бюджеттан 7,1 миллиард сум юнәлтү каралган.

Шул рәвешле, Исәп палатасы белгечләре әйтүенчә, Президент Владимир Путинның май указларын башкару тоткарлана. Әлеге ведомство милли проектлар үтәлешен җитди күзәтеп барачак. Моның өчен, Исәп палатасы рәисе Алексей Кудрин әйтүенчә, аудиторлар махсус онлайн-сервис булдырган.



Читайте нас: