Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 Май 2019, 15:56

Көзен күчеп бетәчәкбез

Башкортстан федераль каналларны күрсәтүнең санлы форматына быелның көзендә тулысынча күчеп бетәчәк.

Башкортстан федераль каналларны күрсәтүнең санлы форматына быелның көзендә тулысынча күчеп бетәчәк.

Русиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы 20 каналның Мәскәүдән аналоглы телесигналы Башкортстанда 2019 елның 14 октябрендә сүндереләчәк дип хәбәр итә.

Республикада иң зур, бүгеннән цифрлы сыйфаттагы 20 телеканалны карарга мөмкинлек биргән передатчиклар саны урнашкан. Ләкин республиканың 5% территориясе бу цифрлы сигнал зонасына керми. Андый торак пунктларда юлдаш корылмасы урнаштыру тәкъдим ителгән.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча, өстәмә федераль түләүләр алучы пенсионерлар һәм бала пособиесе алган аз тәэмин ителгән гаиләләргә республика властьлары ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, Башкортстан - Русиядә әлеге гражданнар категориясенә юлдаш корылмасы урнаштыручы бердәнбер төбәк. БР Матбугат агентлыгы мәгълүматлары буенча, 4,5 меңнән артык кеше юлдаш тәлинкәләре алган да инде. Цифрлы сигнал кабул иткән зонада мохтаҗлар цифрлы телевизион приставка алуга дәүләттән 1 мең сум акча ала ала.

Русия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә цифрлы телевидениене кертүне сак башкарып чыгарга киңәш итте.

- Әлбәттә, бу бушлай каналларның сыйфатын яхшырта. Ләкин мин еш кына коллегаларга: “Ә берәр кечкенә авылда телевидениесез калмаслармы?" - дип сорыйм. Менә төп мәсьәлә нәрсәдә. Юк, дип ышандыралар инде”, - дигән иде Владимир Путин 2018 елның декабрендә үткән зур матбугат конференциясендә.
Федераль каналларны күрсәтүнең санлы форматына күчү “Русия Федерациясендә цифрлы икътисад” милли проектының “Санлы технологияләр” төбәк программасына ярашлы тормышка ашырыла.
Читайте нас: