Ел саен Башкортстанда 101-2000 кеше яшәгән пунктларда эшләп килүче фельдшер-акушерлык пунктларын модульлеләргә алыштыру күзаллана. Модульле ФАПлар махсус проект буенча төзеләләр. Аларда салкын һәм кайнар су, канализация, газ белән җылыту һәм кондиционер урнаштыру каралган. Конструкциягә ярашлы, анда фельдшер һәм процедура кабинетлары, санитар-көнкүреш бүлмәләре була.