Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 Май 2019, 11:45

Максатлар билгеле

Башкортстан җитәкчесе вазифасын башкаручы Радий Хәбиров, Русия Президенты Владимир Путин күтәргән милли проектлар илебезнең бөтен төбәкләре дә омтылырга тиешле максатларны ачык билгеләде, дип бәяли.

Башкортстан җитәкчесе вазифасын башкаручы Радий Хәбиров, Русия Президенты Владимир Путин күтәргән милли проектлар илебезнең бөтен төбәкләре дә омтылырга тиешле максатларны ачык билгеләде, дип бәяли. Аның фикеренчә, “хәзер Русиянең һәр төбәк җитәкчесе 2024 елга үлем очраклары шул кадәре, балалар үлеме шул кадәре киметелергә, ә гомер озынлыгы шуның кадәр озайтылырга тиеш, дигән бурыч белән яши”.

Радий Хәбиров милли проектларда бөтен күрсәткечләр дә тәгаен язылган һәм аларның һәркайсына төбәкләр сизелерлек финанс ярдәм алачаклар дип белдерде.

“Төбәк белән идарә итә генә башлаган җитәкче буларак, үзем турында шуны әйтә алам, мин кешеләрнең зур ышанычын, аеруча, социаль программаларны тормышка ашыруда теләктәшлеген тоям. Минем өчен иң мөһиме – бу ышаныч акланырга тиеш. Гражданнар җәмгыятенең бөтен институтлары – ата-аналар, иҗтимагый оешмалар безнең барлык башлангычларны хуплый. Тагын бер кабатлыйм: без Президент куйган, безнең кешеләрнең социаль үсешен һәм социаль сулышын тәэмин иткән бурычларны эзмә-эзлекле һәм төгәл үтиячәкбез”, – диде Радий Хәбиров “Балачак векторы-2019” Бөтенрусия конгрессы нәтиҗәләре буенча матбугат вәкилләре белән аралашканда.

Читайте нас: