Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 Май 2019, 14:26

Бүздәктә бәлеш бәйрәме

Мәдәният” милли проект кысаларында 17 май көнне “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советының киңәйтелгән утырышы уза.

“Мәдәният” милли проект кысаларында 17 май көнне “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советының киңәйтелгән утырышы уза.

Быел оешма үзенең 10 еллык юбилеен билгели. Шул уңайдан оештырылган бәйрәм чараларында катнашыр өчен Уфага 40тан артык шәһәрдән кунаклар җыела.

Бәйрәмнең рәсми өлеше Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үтә. Аннан соң кунаклар республиканың Бүздәк районына юллана һәм анда үтәчәк “Бәлешфест” милли аш фестивалендә катнаша.

Шулай ук бәйрәм чаралары кысаларында кунакларга башкала буенча сәяхәт тәкъдим ителә. Алар Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр сала. Республиканың милли музеен да караячаклар.




Читайте нас: