Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 Май 2019, 13:52

Путин музыка мәктәпләре сәнгать түгәрәкләренә әйләнмәс дип өметләнә

“Музыка мәктәпләрен бетерергә җыенмыйсызмы?”– дип кызыксынды Путин.

Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Совет утырышында вице-премьер Ольга Голодец балаларга музыкаль белем бирү программалары хакында чыгыш ясады.

“Музыка мәктәпләрен бетерергә җыенмыйсызмы?”– дип кызыксынды Путин.

“Юк, без бергә эшлибез” –дип җаваплады Голодец.

Март аенда Ростов академия симфоник оркестрының баш дирижеры, кларнетчы Валентин Урюпин президент белән әңгәмәләшкәндә әлеге өлкәдә мондый тендеция билгеләнүенә зарлангач, Владимир Путин музыка мәктәпләрен сәнгать түгәрәкләренә әйләндерергә ярамаганлыгы хакында кисәткән иде инде. Дәүләт башлыгы мондый девальвациядән Русия мәдәнияте “бер яхшылык” та алмаячак дип исәпли. Мәдәният министры Владимир Мединский әлеге сөйләшү барышында да, соңрак та мондый планнар юк һәм булмаячак дип ышандырды.

Ул РФ Мәдәният министрлыгы балалар сәнгать мәктәпләренең үсеш мәсьәләләрен өйрәнүче эшче төркем булдырачак, дип вәгъдә итте. Анда пианист Денис Мацуев һәм Санкт-Петербург консерваториясенең ректоры Алексей Васильев чакырылган. Яңа юнәлешләр, яңа программалар булдыру, әлеге программаларны тирәнәйтү һәм яхшырту каралган.

Мединский сүзләренә караганда, соңгы елларда сәнгать мәктәпләренә кабул ителүче балалар саны шактый арткан, музыка уен кораллары алу өчен акча күләме дә үсә, хәтта махсус балалар сәнгать мәктәпләре өчен уен коралы җитештерүче заводлар булдырыла, илдә фортепиано җитештерү сәнгате тергезелә. Моңа кадәр бу өлкәдә мондый күләмдә һәм активлыкта беркайчан да эш алып барылмаган иде дип ассызыклый министр.



Читайте нас: