Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 Май 2019, 13:59

“Чүп реформасы” тормышыбызны үзгәртерме?

Уфада 16 майда көнкүреш калдыклары тармагындагы төбәк операторларының III халыкара төбәк операторлары съезды ачылды. Съезд “Таза ил” ассоциациясе тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә.

Уфада 16 майда көнкүреш калдыклары тармагындагы төбәк операторларының III халыкара төбәк операторлары съезды ачылды. Съезд “Таза ил” ассоциациясе тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә.

Съездда 2019 елның 1 гыйнварыннан үз эшен башлаган “чүп” реформасы”ның беренче нәтиҗәләре һәм бу өлкәдә проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү хакында фикер алышачаклар.

“Реформа старт алды. Бүген ул Русия Табигатьтән файдалану министрлыгы гамәлгә ашырган “Экология” милли проектының төп юнәлешләренең берсе булып тора. Әле барысы да каты калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләрнең никадәр мөһим икәнлеген бәяләп бетерә алмый. Ә чынында бу үзгәрешләр илебезнең киләчәген билгели. Төбәк операторлары съездында без яңа шартлардагы беренче эш нәтиҗәләрен һәм перспективаларны барлаячакбыз”, - дип билгеләде “Таза ил” ассоциациясе җитәкчесе Руслан Гобәйдуллин.
Читайте нас: