Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 Май 2019, 15:17

Мәктәпләрнең саны күпмегә артыр?

“Мәгариф” милли проекты кысаларында ел ахырына кадәр Русиядә тагын алты дистә мәктәп ачылачак, дип белдерде Татьяна Голикова. Бу белем учаклары 43 мең укучы сыйдырышлы булачак.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында ел ахырына кадәр Русиядә тагын алты дистә мәктәп ачылачак, дип белдерде Татьяна Голикова. Бу белем учаклары 43 мең укучы сыйдырышлы булачак.

Илнең төрле төбәкләрендә мәктәпләр төзү эше дәвам итә. Соңгы вакытта гына егерме шәһәр, унике авыл мәктәбе ачылган. Алар якынча егерме өч мең укучыга исәпләнгән. Аларның егерме икесе белем бирүгә лицензия алган.

Хөкүмәт параллель рәвештә мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрү мәсьәләсен дә хәл итә башлады. Апрельдән башлап, авыл һәм кече шәһәр мәктәпләре укытучыларын укыту өчен платформалар эшли. 7,5 мең мөгаллим якын арада “Технология”, “Информатика” дәресләре һәм башка гуманитар фәннәр буенча яңа юнәлештә белемен камилләштерәчәк.

“Мәгариф” милли проекты 2019-2024 елларга исәпләнгән. Моның өчен 784,5 млрд сум акча сарыф ителәчәк. Бу проект тулысынча тормышка ашырылгач, Русия мәгариф системасының көндәшлеге югары дәрәҗәдә үсәчәк, Русия белем сыйфаты буенча беренче унлыкка керерлек булачак.

Читайте нас: