2019 елда Башкортстанның 63 муниципалитеты мәктәпләр һәм урта белем бирү учреждениеләрендә цифрлы мәгариф мохите максатлы моделен кертү өчен республика бюджетыннан 131,1 миллион сум субсидия алачак. Бу модель белем алучылар, педагоглар һәм идарәче персонал өчен “санлы компетенеция” профильләре булдырырыга мөмкинлек бирәчәк. Шәхси уку планнарын төзү-үзгәртү мөмкинлеге туачак, аттестация чаралары үткәндә онлайн-курслар оештырып та булачак. Республиканың барлык мәгариф учреждениеләре тотрыклы интернет-бәйләнеш белән тәэмин ителәчәк. Барлык белем бирү учреждениеләре дә рәсми сайтларының мөмкинлекләрен арттырачак.