Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 Май 2019, 17:22

Юллар төзекләндерелә

Соңгы көннәрдә Уфа- Аэропорт юлында тыгыннарга зарланучылар ешайды. Бу "бөке" ләр чираттагы төзекләндерү эшләре белән бәйле.

Соңгы көннәрдә Уфа- Аэропорт юлында тыгыннарга зарланучылар ешайды. Бу "бөке" ләр чираттагы төзекләндерү эшләре белән бәйле. "Хәвефсез һәм сыйфатлы" юллар милли программа кысаларында М-5 Урал һәм Уфа- Оренбург трассалары арасындагы 8,4 чакрым юл төзекләндерелә башлады. Бу эшләр 8 нче майдан 8 нче июньгә чаклы дәвам итәчәк. Водительләр һәрчак юллар начарлыгына зарлана. Яхшы юлдан йөрисебез килсә, түзәргә кирәк була инде.

10-11 нче май көннәрендә төзелеш эшләре ике сменада, 10-17 сәгатьләрдә һәм 22 сәгатьтән иртәнге бишкә чаклы башкарылды. 12 май көнне, озайлы яллардан соң, Уфага килүчеләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен, эшләр вакытлыча туктатылып торачак. 13 нче майдан төзелеш план буенча дәвам иттереләчәк.




Читайте нас: