Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 Май 2019, 22:49

16 мең капчык чүп-чар җыелган

Башкортстанда төсле өмәләр вакытында 16 меңләп капчык чүп-чар җыелган.

Башкортстанда төсле өмәләр вакытында 16 меңләп капчык чүп-чар җыелган.

Республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы һәм халыкның экологик инициативаларын хуплау буенча “Чиста Уфа” оешмасы урман кырларын, елга, күл һәм инеш буйларын чистарту буенча “Төсле өмәләр” республика экологик акциясенә нәтиҗә ясады.

Чаралар 27 апрельдә “Башкортстанны бергәләп чистарак итик!” девизы астында үтте. Уфада һәм башка шәһәрләрдә үткән төсле өмәләр вакытында 20ләгән мәйданда 10 меңнән күбрәк кеше катнашкан. 920 га җир тазартылган, 16500 капчык чүп-чар җыеп алынган. 1000 капчыктан артыграгы эшкәртүгә тапшырылган.

Өмәләр үткән урыннарда халыктан “вторсырье” җыю оештырылган, шул исәптә – батарейлар, терекөмешле лампалар, пластик капкачлар да тапшырылган. Барлыгы 21 кг капкач тапшырганнар.

Читайте нас: