Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 Май 2019, 13:04

Вакыт белән шаярмыйлар

Милли проектларны гамәлгә ашыру сроклары күчерелергә тиеш түгел, ә менә үзгәрешләр кертергә һәрчак мөмкин, дип белдерде Русия президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов.

Милли проектларны гамәлгә ашыру сроклары күчерелергә тиеш түгел, ә менә үзгәрешләр кертергә һәрчак мөмкин, дип белдерде Русия президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов.

“Бу атнада Русия президенты Владимир Путин милли проектларны гамәлгә ашыру сроклары турында катгый кисәтте. Төп эшләрнең вакыты күчерелергә тиеш түгел, әмма тормыш булгач, үзгәрешләр кертелергә мөмкин, – диде ул. – Бүген хөкүмәттә милли проектлар чикләрендә карарлар кабул итүне оператив һәм сыгылмалы ясау өстендә эшлиләр. Чөнки күп процедуралар нык бюрократлаштырылган”.

Белоусов әйтүенчә, милли проектларга бүленгән акчаларны күбәйтү, мөгаен, кирәкмәс. “Хәзер төп мәсьәлә – бүленгән акчаларны үзләштерү”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, ил президенты Владимир Путинның май указларында билгеләнгән максат һәм бурычларны башкару өчен 12 милли проект эшләнде. Аларны 2024 елга кадәр тормышка ашыру күзаллана. Милли проектларның гомум бюджеты – 25,7 триллион сум.




Читайте нас: