Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 Май 2019, 20:56

Авылга барган табибларга миллион сум бирәләр

Башкортстанда авыл җиренә эшкә күчүче табибларга 1 миллион сум акча түлиячәкләр. Шул турыдагы карарга республика җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды.

Башкортстанда авыл җиренә эшкә күчүче табибларга 1 миллион сум акча түлиячәкләр. Шул турыдагы карарга республика җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды.
Компенсация түләүләре авылга, эшчеләр поселогына, шәһәр тибындагы поселокка яки 50 меңгә кадәрге халкы булган шәһәрләргә эшкә урнашучы 50 яшькә кадәрге медицина хезмәткәрләренә каралган. Документка ярашлы, алар медицина учреждениесендә 5 ел эшләргә тиеш.
1 миллион сум түләүләргә дефицит дип саналган белгечлек буенча эшләүче табиблар да дәгъва итә ала. Бу исемлеккә “Акушерлык һәм гинекология”, “Анестезиология һәм реаниматология”, “Неонатология”, “Онкология”, “Рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау”, “Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе”, “Урология” һәм “Кардиология” белгечлекләре керә. Моның өчен табиблар әлеге кадрларга мохтаҗлык булган дәваханәләргә эшкә күчәргә тиеш.
Ил президенты Владимир Путинның май указларында билгеләнгән максат һәм бурычларны башкару өчен 12 милли проект эшләнде. Аларны 2024 елга кадәр тормышка ашыру күзаллана. Милли проектларның гомум бюджеты – 25,7 триллион сум.
Читайте нас: