Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 Май 2019, 12:29

10 майдан Уфа-Аэропорт юлының бер өлеше вакытлыча ябыла

10 майдан Уфа-Аэропорт юлының шәһәрдән чыга торган бер өлеше төзекләндерү эшләре сәбәпле вакытлыча ябыла дип хәбәр итәләр башкала хакимиятеннән.

10 майдан Уфа-Аэропорт юлының шәһәрдән чыга торган бер өлеше төзекләндерү эшләре сәбәпле вакытлыча ябыла дип хәбәр итәләр башкала хакимиятеннән. Халыкка уңайсызлык тудырмас өчен юл эшләре графигы уфалыларның фикерен исәпкә алып төзелгән. 12 майда ремонт эшләре туктатылып торачак, чөнки бу көнне Уфага килүчеләр күп булачак.


Уфа-Аэропорт юлы – төп транспорт магистрале булып тора. Аның аша Ырынбур шоссесына һәм федераль әһәмияттәге М-5 Урал трассасына чыгалар. Транспорт, шул исәптән зур йөк машиналары күп йөрү сәбәпле, бу юлның кайсыбер участокларына зур көч төшә, бу исә юл катламының бозылуына китерә дип аңлата белгечләр. Шуңа әле биредә ремонт эшләре бара.

Әйткәндәй, 2019 елда бу юлның М-5 Урал трассасыннан Уфа-Ырынбур юлына кадәр участогы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында ремонтлана. Участокның гомум озынлыгы – 8,4 километр.

Төп эшләрне 20 июньгә кадәр тәмамларга планлаштырыла. Шуннан соң юл билгеләре сызылачак. Бар ремонт эшләрен 5 июльгә кадәр тәмамлау күзаллана.

Читайте нас: