Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 Май 2019, 13:23

Гыйльми тикшеренүләр буенча Совет оештырыла

Русия хөкүмәте дәүләт ярдәме белән гыйльми үзәкләргә ярдәм итү буенча совет оештыруны планлаштыра.

Русия хөкүмәте дәүләт ярдәме белән гыйльми үзәкләргә ярдәм итү буенча совет оештыруны планлаштыра.

Әлеге Совет гыйльми-техник үсешнең өстенлекле юнәлешләре исемлеген билгеләячәк. Совет составын фән һәм югары белем министрлыгы тәкъдиме буенча РФ хөкүмәте раслаячак. Совет әгъзалары үзенең эшчәнлеген бушлай башкарачак дип атала.

Исегезгә төшерәбез, ил президенты Владимир Путинның май указларында билгеләнгән максат һәм бурычларны башкару өчен 12 милли проект эшләнде. Аларны 2024 елга кадәр тормышка ашыру күзаллана. Милли проектларның гомум бюджеты – 25,7 триллион сум.


Читайте нас: