Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 Май 2019, 15:31

Коррекция мәктәпләре өчен – 50 миллион сум

“Мәгариф” милли проекты кысаларында республиканың 12 коррекция мәктәбенә яңа җиһазлар алу өчен 50 миллион сумнан күбрәк акча юнәлтелә.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында республиканың 12 коррекция мәктәбенә яңа җиһазлар алу өчен 50 миллион сумнан күбрәк акча юнәлтелә. Бу мәктәпләрдә сәламәтлекләре чикле балалар укый. Төбәкнең мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, аларда 2,5 мең укучы белем ала.

Милли проект буенча бүленгән акчалар матди-техник базаны яңартуга тотылачак. Хезмәт остаханәләре, педагог-психолог, дефектолог, логопед бүлмәләре, диагностикалау комплекслары өчен җиһазлар сатып алырга мөмкин булачак.

Әйткәндәй, “Мәгариф” милли проекты 2019-2024 елларга исәпләнгән. Аның бюджеты – 784,5 миллиард сум. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Русиянең гомум белем бирү сыйфаты буенча әйдәүче ун ил исәбенә керүе планлаштырыла.





Читайте нас: