Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 Май 2019, 13:48

Диспансерлаштыруның яңа кагыйдәләре эшли башлады

Илдә диспансерлаштыруның һәм профилактик медицина тикшеренүләренең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

Илдә диспансерлаштыруның һәм профилактик медицина тикшеренүләренең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

Яңалыклар 40 яшьтән өлкәннәргә кагыла. Хәзер алар диспансерлаштыруны ел саен үтә алачак. Моннан тыш, аларга яман шеш чирләрен иртә диагностикалау өчен скрининглар ясалачак.

18-39 яшьлекләр өчен диспансерлаштыру кагыйдәләре элеккечә - 3 елга бер тапкыр кала. Медосмотрларга да, элекке кебек үк, кан анализы һәм белгечләрдә каралу керә. Диспансеризация бушлай һәм ирекле булып калачак.

Владимир Путинның май указларында билгеләнгән максат һәм бурычларны башкару өчен 12 милли проект эшләнде. Аларны 2024 елга кадәр тормышка ашыру күзаллана.

Читайте нас: