Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 Май 2019, 17:30

Фермерларга акча бүләләр

Авыл кооперациясен үстерү һәм фермерларга ярдәм итү өчен Русия Хөкүмәте 13,82 миллиард сум акча бүләчәк.

Авыл кооперациясен үстерү һәм фермерларга ярдәм итү өчен Русия Хөкүмәте 13,82 миллиард сум акча бүләчәк. Бу финанслар “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” милли проекты кысаларында 83 төбәккә юнәлтеләчәк. Әлеге милли проектны Русиянең икътисади үсеш министрлыгы әзерләде һәм ул май указларында ил президенты В.Путин билгеләгән максатларга ирешү өчен эшләнде.

14 миллиард сумга якын акчаларның 5,37 миллиарды төбәкләргә агымдагы елда юнәлтеләчәк. 2020 елда – 3,84 миллиард, 2021 елда 4,61 миллиард сум бүленәчәк диелә документта. Бу акчалар милли проектны башкаруга юнәлтелгән төбәк программалары өчен каралачак.

Әйткәндәй, 2024 ел ахырына авыл хуҗалыгы тармагындагы кече һәм урта эшкуарлыкка 127 мең кешене җәлеп итү күзаллана.

Читайте нас: