Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 Май 2019, 19:11

Уңайлы шәһәр мохитенә – 245 миллион сум

Русия Хөкүмәте төбәкләрдәге кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдырыр өчен 5 миллиард сумга якын акчалар юнәлтәчәк. Министрлар кабинеты сайтында урнаштырылган карарга Дмитрий Медведев кул куйган.

“Карарга ярашлы, Бөтенрусия конкурсын үткәрү кысаларында 4,98 миллиард сум акчаларны 46 төбәк арасында бүлү күзаллана”, - диелә документ аңлатмасында.

Русия төбәкләренә 40тан алып 289 миллион сумга кадәр акчалар юнәлтәчәкләр. Башкортстан бу уңайдан 245 миллион сум алачак. Иң эре бюджетара трансфертны Самарага юнәлтәчәкләр (289 млн сум). Мәскәү өлкәсе – 248, Ростов өлкәсе – 253, Иванов өлкәсе 274 миллион сум акча алачак.

Бу эшләр милли проектлар кысаларында булдырылачак. Владимир Путинның май указларында билгеләнгән максат һәм бурычларны башкару өчен 12 милли проект эшләнгән иде. Аларны 2024 елга кадәр тормышка ашыру күзаллана.

60ар миллион сум Адыгея, Татарстан республикаларына, Байкал аръягы, Киров, Саратов, Чиләбе, Ярославль өлкәләренә һәм Ханты-Манси автономия округына (Югра) бүленәчәк.

40ар миллион сум Калмыкия, Чувашия республикаларына һәм Белгород, Калуга, Томск өлкәләренә юнәлтеләчәк.

Читайте нас: