Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 Май 2019, 15:34

Эшләсеннәр генә

Агымдагы елда Башкортстан предприятиеләрне хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә дәртләндерү өчен 112,4 миллион сум акча алачак.

Агымдагы елда Башкортстан предприятиеләрне хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә дәртләндерү өчен 112,4 миллион сум акча алачак. Бу финанслар грант төрендәге ярдәм системасы аша биреләчәк. Әлеге күрсәтмә Русия Хөкүмәте сайтында басылган.

Акчалар “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проектының “Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә адреслы ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру максатында күчерелә.

Федераль бюджетта бу максатка 2019 елга 33,9 миллиард сум акча каралган. Алар федерациянең 36 субъектына бүленгән.

Әйткәндәй, әлеге федераль проект кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча төбәк программаларын яклаучы һәм аларны гамәлгә ашыруга грантлар алучы субъектлар санын арттыру күзаллана. Төбәкләрнең саны 2018 елда 14 булса, 2024 елга 42гә җиткерү планлаштырыла.



Читайте нас: