Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Стәрлетамак районының Рощинский поселогында урындагы мәктәп белән балалар бакчасы белән танышты. Мәктәп укучылары республика җитәкчесенә Башкортстан картинасын һәм парусник моделен бүләк итте. Радий Фәрит улы кышкы бакча, музей һәм мәктәпнең бассейнын карады.