Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 Май 2019, 12:20

Бүздәк кыярлары – Алтайда

Бүздәктәге “Хәбибрахманов Фәвил” шәхси эшкуар теплицалар хуҗалыгында үстерелгән кыярлар Башкортстанда гына таралмый, меңәрләгән километрларга чит төбәкләргә дә чыгарыла.

Бүздәктәге “Хәбибрахманов Фәвил” шәхси эшкуар теплицалар хуҗалыгында үстерелгән кыярлар Башкортстанда гына таралмый, меңәрләгән километрларга чит төбәкләргә дә чыгарыла. Читкә продукцияне атна саен самолетлар һәм фуралар белән озаталар.
Быел хуҗалыкта 12 мең тонна кыяр үстерергә планлаштыралар. Теплицаларның гомум мәйданы – 9 гектар. Моңа өстәп, эшкуар иген, техник һәм майлы культуралар үстерү белән дә шөгыльләнә.
Ел мизгелләре арасында хуҗалыкта салат культуралары үстерәләр, аларга 2,2 гектар җир бүленгән. Теплицада җылыту, яктырту һәм караңгылату процесслары автоматлаштырылган.
Читайте нас: