Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 апрель 2019, 13:53

“Янгыннарга каршы көрәштә без оттырдык!”

Чөнки узган елның шушы чоры белән чагыштырганда агымдагы елда Башкортстанда янгыннар саны 73% арткан!

Чөнки узган елның шушы чоры белән чагыштырганда агымдагы елда Башкортстанда янгыннар саны 73% арткан!

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров белдерде.

Янгында һәлак булучылар саны унсигез процентка арткан. Күп очракта бу арту яңача исәп алуга да бәйле. Яңа кагыйдәләр буенча, хуҗасыз милек, хуҗасыз транспорт, корыган үлән, чүплекләрдә янгын чыгу да исәпкә алына. Моннан тыш, янгыннан соң утыз тәүлек эчендә вафат булган кешеләр дә янгында үлүчеләр санына кертелә.

Янгын чыгуның сәбәпләре элеккечә шул ук кала: ут белән саксыз кылану, электр корылмаларын, мичләрне дөрес кулланмау. Төзек булмаган электр корылмалары кулланудан узган елга караганда сиксән сигез процентка күбрәк кеше үлгән.

Янгыннарда үлүче кешеләр арасында күпчелекне хаклы ялдагылар (43%) тәшкил итә; яшәр урыны һәм эше булмаганнар, кырык яшьтәге һәм аннан өлкәнрәкләр (30%). Үлүчеләрнең кырык проценттан артыгы эчкән килеш ут белән саксыз кыланудан һәлак булган.

Тагын да кызганычрак, янгыннарда ел башыннан башлап биш бала һәлак булган. Авыл җирендә балалар күзәтүчесез калган очракларда кайгылы хәлләр килеп чыкты. Үткән атнада бер баланың гомере саклап калынды. Салаватта 3 яшьлек бала бикләп калдырылган фатирда янгын чыккан, ярый сабыйны табып алдылар.

«Янгынга каршы көрәштә без оттырдык!” - диде төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Фәрит улы. — Бу начар хәл, нәтиҗәләр чыгарырга кирәк. Бәйрәмнән соң очрашырга һәм хәлне яхшырту өчен нәрсә эшли алабыз, шул хакта уйларга кирәк».

Фәрит Гомәров административ хокук бозулар турындагы кодекска да үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Башкортстанда 30 апрельдән 13 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Читайте нас: