Мәгариф, мәгърифәт
23 Сентября , 17:25

Галимнәр хезмәтенә — лаеклы бәһа!

Радий Хәбиров галимнәрне Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге юбилее белән котлады. 

Галимнәр хезмәтенә — лаеклы бәһа!Галимнәр хезмәтенә — лаеклы бәһа!
Галимнәр хезмәтенә — лаеклы бәһа!

Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең 75 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе галимнәрне бәйрәм белән котлады һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, академиянең әлһге юбилее – Башкортстан өчен мөһим вакыйга.

– Югары фәнни потенциалы аркасында безнең республика икътисадый яктан алга киткән алдынгы регионнар рәтенә керә. Фәнни-технологик үсешнең милли рейтингында без тотрыклы рәвештә иң яхшы унлыкта, – диде Башкортстан Башлыгы. – Төбәктә 4,5 меңнән артык тикшеренүче эшли, өстәвенә аларның һәр бишенчесе – 25 яшькә кадәрге яшь галим.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика фәнгә ярдәмне эзлекле рәвештә көчәйтә.

Шулай ук Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова галимнәрне юбилейлары белән тәбрикләде һәм Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкодан сәламләү сүзләрен җиткерде.

Ә Русия Фән һәм югары белем министры урынбасары Денис Секиринский Башкортстанда оешкан фәнни мәктәпләрнең дәвамлылыгын һәм тикшеренү үзәгенең республика югары уку йортлары белән багланышларының югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы. 

Галимнәр хезмәтенә — лаеклы бәһа!
Галимнәр хезмәтенә — лаеклы бәһа!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас