20 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада төзелүче математика лицей-интернаты буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Учреждение төбәкнең гомум белем бирү системасының флагманы булачак. Ул 360 укучыга һәм 250 йокы урынына исәпләнгән. Уку йорты тоташ республикадан 6нчы сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр сәләтле балаларны кабул итәчәк һәм математика, информатика, программалаштыру өлкәсендә лидерлар әзерләячәк. Учреждениегә укучыларны махсус олимпиада нәтиҗәләре буенча сайлап алырга планлаштыралар, ул 2026 елның 1 октябрендә эшли башлаячак.
Сәләтле балалар өчен заманча белем бирү учреждениесе проектын Русия Президенты Владимир Путин хуплады. Мәктәп илнең, республиканың математика элитасын әзерләячәк.
“Бу – зур объект, монда 4 миллиард сумга якын акча салына. XXI гасыр мәктәбе ясыйбыз, анда республиканың интеллектуаль элитасын тәрбияләячәкбез. Һәр районда талантлы балалар бар. Безнең бурыч – бөтен Башкортстаннан укучыларны чакыра алырлык лицей-интернат булдыру.
Укытучыларның да иң яхшыларын җитди сайлап алачакбыз. Бу гади мәктәп кенә түгел, бу – флагман, эталон.
Якташыбыз Бәшир Рәмиев истәлеген мәңгеләштерү турында уйлаган идек. Лицей аның исемен йөртәчәк. Аңа бюст куябыз. Бүген урамда Бәшир Рәмиевның кем икәнлеген сорасаң, җавап бирә алмыйлар. Ә ул – бөек галим. Әйе, ул Башкортстанда эшләмәгән һәм бездә җирләнмәгән. Әмма ул безнеке, Баймак районыннан, шуңа без монда аның истәлеген мәңгеләштерәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров.