

Башкортстан Республикасы Федераль технологик көн тәртибе үзәгенә чыга: төбәгебез беренче тапкыр TNF 2026 Халыкара сәнәгать-энергетика форумында фән һәм сәнәгатьнең бердәм экосистемасын тәкъдим итте. Илнең төп тармак мәйданчыгында Евразия вузара студентлар кампусында нефть-газ секторы өчен әзер югары технологияле чишелешләр күрсәтелде.
— Бүген сәнәгатьнең конкурентлыкка сәләте җитештерү куәтләре белән генә түгел, үз технологик чишелешләрен булдыру һәм гамәлгә кертү сәләте белән дә билгеләнә. Башкортстан эзлекле рәвештә экосистема формалаштыра, анда университетлар, фәнни үзәкләр һәм предприятиеләр бердәм команда буларак эшли. TNF 2026 мәйданчыгында Евразия вузара студентлар кампусын тәкъдим итү — безнең компетенцияләрнең югары дәрәҗәсен һәм республика эшләнмәләренең кирәклеген раслау ул, — дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Билгеләп китәргә кирәк, Төмәндәге форумга Русиянең 60 төбәгеннән һәм чит илләрдән 18 меңнән артык катнашучы җыелды. Агымдагы елда TNF беренче тапкыр вертикаль интеграцияләнгән 18 нефть компаниясен берләштереп рекорд куйды.
Фото: БР Хөкүмәте рәсми порталы.