

«Яңа уку елы башлану — сыйныфташлар белән көтелгән очрашу һәм яңа дәресләр өчен вакыт кына түгел, ә мәктәпкә озак еллар гомерләрен биргән кешеләргә «рәхмәт» әйтергә менә дигән сәбәп тә! Традиция буенча, Белем көнендә укучыларыбыз лаеклы ялдагы укытучыларны бәйрәм белән котларга бардылар.
Без кадерле ветеран укытучыларыбызга чиксез зирәклекләре, сабырлыклары һәм туган мәктәбенә бүгенге көнгә кадәр бүләк иткән җылылыклары өчен зур рәхмәт әйтәбез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм яхшы кәеф телибез», — дип хәбәр итә Чакмагыш гимназиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә.
Фотоколлажда: Сулдан-уңга — озак еллар Чакмагыш гимназиясендә директор урынбасары, директор булып хезмәт куйган Гүзәл Ямигънур кызы Смакова һәм лаеклы ялдагы китапханәче Лида Хазгали кызы Крюкова.