

4 сентябрьдә Уфаның Көрәш сарае студентлар тавышына күмелде. Биредә “Беренче курс студентларына багышлау” фестивале узды. Чарага республиканың югары һәм урта уку йортларыннан 5000нән артык студент җыелган иде. Алар – дистәләгән югары уку йортларыннан һәм 90лап көллияттән беренче курс студентлары.
Алып баручылар аларны “иң бәхетлеләр” дип атады. Хәер, студент статусына ия булу – кеше тормышындагы иң бәхетле мизгелләрнең берседер ул. Беренче курска килүчеләрне республика дәрәҗәсендә студентлар гаиләсенә кабул итү бәйрәме Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча бездә икенче тапкыр уза.
Бу көнне төбәк җитәкчесе эш сәфәре белән Мәскәүдә иде. Шуңа ул студентларны видеоэлемтә аша сәламләде.
– Республикабызның студентлар гаиләсенә рәхим итегез! Бу көн сезнең өчен аеруча истә калырлык булырга тиеш. Бүгеннән башлап сез – студентлар. Ул – сезнең тормышыгызда бик кызыклы һәм мөһим чор. Һәм бу елларны дөрес үткәрергә кирәк. Укыгыз, яңа белемнәр алыгыз. Алар сезгә киләчәктә аягыгызда ныклы басып торырга ярдәм итәчәк. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, уңышлар юлдаш булсын. Нәрсәдер килеп чыкмаганда кәефне төшермәскә һәм үзеңдә алга барырга көч табарга кирәк. Һәм әлбәттә, дуслашырга, гашыйк булырга һәм тулы тормыш белән яшәргә! – диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров та егет-кызларга теләкләрен җиткерде:
– Бүгенге студентларга укырга, үз сәләтләрен ачарга, үсәргә һәм иҗат итәргә күп мөмкинлекләр бар, – диде ул. Һәм шушы мөмкинлекләрне файдаланырга чакырды.
Бәйрәм яшьләр рухында барды. Беренче курс студентлары өчен бай прорамма әзерләнгән иде: 50дән артык күргәзмә һәм уен зонасы эшләде. Егет-кызлар республиканың алдынгы яшьләр оешмалары, шул исәптән Студентлар отрядлары һәм “Беренчеләр хәрәкәте” белән таныша алды. Алай гына да түгел, алар сафына керү мөмкинлеге дә бар иде. Шулай ук төрле уен мәйданчыклары, мастер-класслар, киберуеннар, белгечләр консультацияләре һәм интерактивлар әзерләнгән иде – һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба һәм студентлар өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын белә алды.
Фестивальнең төп асылы вузара студентлар кампусының җиде манарасына багышланган иде. Яшьләр булачак кампус белән якыннанрак таныштылар.
Чарада республика югары уку йортлары ректорлары да катнашты. Алып баручылар алар өчен шактый четерекле сораулар әзерләгән. Ректорлар, яшьләр белән “бер дулкында” булуларын раслап, соруларга төгәл җавап бирделәр һәм студентлар алдында үзләрен сынатмадылар.
Бәйрәмнең иң мөһим өлеше, әлбәттә, Студент антын кабул итү вакыйгасы булды. Анда “Мин һәрвакыт кичәгедән яхшырак булырга ант итәм” дигән юллар да бар иде. Әйе, яшьләр һәрвакыт яхшырак булырга тиеш.
Яхшырак дигәннән, имтиханнарда югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм үзләрен актив күрсәткән иң шәп яшьләргә фестиваль сәхнәсендә студент билетлары тапшырылды. Шулай ук киләсе кышкы сессия вакытында бер имтиханга бәхетле билет уйнатылды. Ул БДАУ студенты Юлия бәхетенә эләкте. “Мин әлегә шок хәлендә, көтмәгән идем. Киләчәктә яхшы белгеч булырмын дип уйлыйм”, – диде Юлия.
Кичәне яшьләр төркемнәре һәм башкаручылар концерты белән студентлар дискотекасы дәвам итте.
Шунысы мөһим, яшьләр республикабызның югары һәм урта махсус уку йортларын сайлауларына үкенмиләр. Башкортстанда көчле белем бирү базасы булдырылган. Күпләр үзләренең киләчәген нәкъ менә республика белән бәйләргә тели. Быел Башкортстанда 17 меңнән артык абитуриент бюджет урыннарына кергән. Бу узган ел белән чагыштырганда 3,2 процентка күбрәк. Бушлай белем алучы студентлар саны буенча Уфа Фән һәм технологияләр университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты лидер булып тора. Әйткәндәй, ике вузда да бу уку елында яңа белгечлекләр барлыкка килгән.
Беренче курслар арасында чит төбәкләрдән килүчеләр дә шактый. Чиләбе өлкәсеннән килгән Александр: “Сездә миңа ошый”, – диде. Ул Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга кергән. “Уфадан башка бер шәһәрне дә карамадым. Хыялым тормышка ашты. Яхшы укып чыгармын дип өметләнәм”, – диде ул.
Яшьләрнең өметләре чынга ашар дип ышанабыз. Бүген алар өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Бары тырышып укырга һәм ныклы адымнар белән хыялларга таба атларга кирәк.
***
Башкортстан – Русиянең иң яшь төбәкләренең берсе. Бездә 1,057 миллион кеше яшьләр статусына ия. Бу – төбәк халкының 26 проценты. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында алда бара һәм ил төбәкләре арасында 7нче урында тора.
Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – тоташ илдәге кебек, республикада да өстенлекле бурычларның берсе. Бүген республикада бу юнәлештә зур эш алып барыла. Яшьләргә белем алу, иҗат белән шөгыльләнү, сәләтләрен һәм идеяләрен тормышка ашыру, эшкуарлыкта үзләрен сынап карау өчен мөмкинлекләр тудырыла. Алар өчен грантлар һәм проектлар эшләнеп тора.
Яшьләрнең үзләренә килгәндә, бүген аларның күбесе – бик креатив һәм талантлы, якты максатлары һәм мавыгулары бар. Бик күпләр спорт, биюләр белән шөгыльләнә, волонтерлык эшчәнлегендә катнаша. Шуңа күрә яшьләргә ярдәм итәргә, аларга үсеш юллары бирергә, спорт клублары, фәнни үзәкләр, үзешчән коллективлар, хезмәт отрядлары оештырырга кирәк дигән иде бер чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Әйткәндәй, быел республиканың яшьләр сәясәте тармагына 35 ел тула. 1991 елның 12 ноябрендә яшьләр сәясәте турында республика законы кабул ителде һәм профильле хакимият органы төзелде. Башкортстан илдә мондый канун кабул ителгән беренче төбәк булды.
Башкортстан Башлыгының 2025 елның 3 мартындагы Указы нигезендә, республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте министрлыгы итеп үзгәртелде.
Радий Хәбиров: “Яшьләр белән эшләү – безнең өчен төп бурыч. Без кайчан да булса үз вазифаларыбыздан китәрбез. Бездән соң яшьләр киләчәк. Алар дәүләткә карата аңлы, ачык позиция белән килергә тиеш. Шуңа күрә Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын Яшьләр сәясәте министрлыгына әйләндерергә карар иттек”.
Шулай ук 2025 елда бездә яңа һөнәри бәйрәм – Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре көне булдырылды. Ул ел саен июньнең соңгы шимбәсендә Яшьләр көне белән бергә билгеләнә. Башкортстан – илдә әлеге бәйрәм кертелгән беренче субъект.
Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча Росмолодежь агентлыгының 2025 елгы федераль рейтингында Башкортостан 3нче урынны алды. Беренчедә – Татарстан. Аннан кала – Красноярск крае, Түбән Новгород өлкәсе һәм Мәскәү. Ә 2024 елда әлеге гоммурусия исемлегендә без федераль әһәмияттәге Мәскәү белән бер баскычта – 5нче урында идек. 2025 елда Мәскәү шунда ук калды, без рейтингта 2 урынга югарырак күтәрелдек. Бу – эшнең дөрес юнәлештә оештырылуына ачык дәлил.
Әлбәттә, замана яшьләр алдына үз сынауларын да куя. Һөнәри белем алгач, эшкә урнашу, торак мәсьәләсе килеп баса. Элекке кебек җайлы вакытлар үтте, “бушлай” дигән сүз инде гомумән онытылып бара. Хәзер бары тик үзеңә генә таянырга туры килә. Шуңа яшьләргә дә тырыш, үҗәт, белемле һәм алдынгы карашлы булырга туры килә.