Мәгариф, мәгърифәт
3 Сентября , 07:15

“Балалар өчен Белем көне шатлык хисе белән истә калырга тиеш”

Шулай ди Русия Герое Вәсил Камил улы Ямалетдинов.

Вәсил Ямалетдинов.Вәсил Ямалетдинов.
Фото: Вәсил Ямалетдинов.

Бу атнада белем учаклары, янә үз ишекләрен ачып, ул-кызларын каршы алды. Республикада 502 мең бала өчен яңа уку елы башланды. Аларның 41 меңе белем дигән чиксез дөньяга беренче адымын ясады.

Мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап узучылар арасында Уфа малае Данияр да бар. Ул инде хәзер – башкаланың Гали Ибраһимов исемендәге “2нче башкорт лицее” укучысы. Аны бу көнне мәктәпкә әнисе белән бергә хәрби абый да озата килде. Данияр өчен “солдат абый” – ул Русия Герое Вәсил Камил улы Ямалетдинов. Чөнки, ни кызганыч, Даниярның әтисе махсус хәрби операция зонасында һәлак булган...

 Республикада әтиләре МХОда хезмәт иткән яки гомерләре өзелгән мәктәп укучыларына әтиләрчә игътибар булырга тиешлегенә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәрдаим басым ясап килә. “1нче сентябрьдә бу балалар янында булсак һәм аларны мәктәпкә тантаналы линейкага алып барсак, дөрес булыр иде”, – дигән иде ул бер чыгышында. Шулай ук Башкортстанда “Үзебезнең балалар” хәйрия акциясе үткәрелә. Аны Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе оештыра. Акция кысаларында МХО ветераннары әтиләре Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган яки хәбәрсез югалган балаларны мәктәпкә озаталар, бүләкләр бирәләр.

Даниярны мәктәпкә озата килгән Вәсил Камил улы да: “Балалар өчен Белем көне шатлык хисе белән истә калырга тиеш”, – ди. Ә беренче сыйныфка барган балалар өчен 1 сентябрь – аеруча дулкынландыргыч мизгел. Ләкин әтиләре һәлак булган балалар өчен ул шатлык кына түгел, ә моңсу хисләр белән дә чорнала торгандыр. Шуңа МХО ветераннары, мондый мөһим көндә алар өчен терәк булырга тырыша. Алай да гына да түгел, мондый ярдәм дәвам итәчәк.

Вәсил Ямалетдинов малайның гаиләсе белән шушы көннәрдә генә танышкан. Киләчәктә кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырга сөйләшеп килештек, диде ул. Данияр үзенең балалыгы белән ни өчен хәрби абыйның аны озата баруын, бәлки, аңлап та җиткерә алмыйдыр. Әмма еллар үтәр һәм ул мондый адымның ирләрчә таяныч булуына инаныр, мөгаен. Әтисе һәм мәктәпкә озата баручы хәрби абыйсы кебек батыр һәм кыю булып үсәр. Ә әлегә ул зур кызыксыну белән мәктәп тормышын өйрәнә, сыйныфташлары белән таныша. “Беренче сыйныф сәгате бик ошады”, – дигән ул үзен озата барган абыйсына.

“Хакимият тарафыннан игътибар булуы күңелгә җылылык өсти”, – диде Даниярның әнисе Алия ханым.

***

Беренче сентябрьдә күпләр үзләренең мәктәп елларын искә төшерәдер, мөгаен. Вәсил Камил улыннан да шул хакта кызыксынам. Күп малайлар кебек ул да шаян-шук булган. “Дөресен әйтәм, костюм киеп йөрергә, өй эшләрен эшләргә әллә ни яратмый идем. Тәнәфес вакытында тиз генә эшләп куйган чаклар еш булды”, – дип искә алды ул.

Ә бүген инде Вәсил Ямалетдинов – күп малайлар гына түгел, ә өлкәннәр дә үрнәк алырлык ир-егет, Башкортстан данын күтәргән Русия Герое. Моңа нигез, илгә сөю хисе, әлбәттә, бала чакта ук салынгандыр.

Ул Салават районының Башкорт Илчекәе авылында туган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Чиләбе өлкәсендәге Усть-Катав индустриаль-технологик техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, армия хезмәтенә юллана. Ерак Көнчыгышка эләгә ул. Шунда ук илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзи.

Яшь егет махсус хәрби операциядә аның беренче көннәреннән үк алгы рәтләрдә була. “Катав” позывное ала. Шул еллар эчендә өч тапкыр авыр җәрәхәтләнә. Әмма һәрвакыт сафка әйләнеп кайта.

Вәсил Камил улы Көнчыгыш хәрби округның 5нче гомум гаскәр армиясенең 60нчы аерым мотоукчылар бригадасының мотоукчылар батальоны ротасы белән җитәкчелек итә. 2025 елның декабрендә аның ротасы, ул вакытта әле өлкән лейтенант була ул, беренчеләрдән булып Запорожье өлкәсендәге Гуляйполега керә. Бу шәһәр дошманның мөһим логистика урыны була. Шуңа аны контрольгә алу Русия гаскәрләре өчен мөһим бурычларның берсе булып тора.

“Минем ротага дошманны урман полосасында урап узу һәм аның тылындагы өч урамга урнашу бурычы куелды. Шәһәрнең көнбатыш өлешен чистартырга һәм бригаданың төп көчләрен алга җибәрү өчен плацдарм булдырырга кирәк иде. Безнең гаскәрләр дошманны урманнан кысрыкларга тотынгач, тегеләр безгә таба чигенә башладылар. Тылда минем ротага тап булгач, аптырап калдылар. Үзебезнең төп көчләр килгәнче позицияләрне сакладык”, – дип сөйләде Вәсил Ямалетдинов.

Хәрби өчен төп батырлык һәм кыюлык үрнәге – аның өлкән абыйсы Данил. Данил Камил улы – бүген Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы офицеры. Ул Төньяк Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашкан.

“Абый мине һәрвакыт кыю булырга һәм сайлаган юлдан беркайчан да кире борылмаска өйрәтте. Гомумән, хәрби хезмәткәр өчен гаилә зур әһәмияткә ия. Фронтта барча уйлар – гаилә турында. Әйе, сугышчан бурычны үтәү – тәү чиратта. Ләкин йөрәктә – яраткан кешеләр. Өйдә мине һәрвакыт хатыным һәм кечкенә кызым көтә. Гаилә – ул Ватан, без аның киләчәге өчен көрәшәбез”, – диде Русия Герое.

Әйткәндәй, “Алтын Йолдыз”ны аңа Кремльдә быел февраль аенда Русия Президенты Владимир Путин үзе тапшырды.

***

Киләчәк – ул безнең балалар. Бүген укучылар җылы мәктәпләрдә, уңайлы шартларда белем алсын һәм үзләрен якланган итеп тоя алсын өчен өлкәннәр үз бурычларын намус белән үтәргә тиеш дигән фикерен дә җиткерде Русия Герое.

Ул бүген үзе дә белем юлында – Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенә укырга кергән. Академиядә әйтүләренчә, мондый студентның булуы – яшьләр һәм укытучылар өчен көчле тәрбия үрнәге.

Тәрбия дигәннән, замана яшьләрендә патриотлык хисен ничек тәрбияләргә кирәк дип кызыксынам.

 “Илдә бар да яхшы булганда мин патриот дип күкрәк сугуы җиңел, әлбәттә. Әмма чын патриотлык – ул илне ярату белән беррәттән, аны яхшырак итәргә омтылу, якларга һәм сакларга тырышу”, – диде әңгәмәдәшем.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас