26 августта Башкортстанга эш сәфәре белән Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут килде.
Оксана Лут һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең Вузара студентлар кампусында булдылар һәм АПК өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр һәм стартаплар белән таныштылар.
Югары уку йортлары лабораторияләре вәкилләре тикшеренүләрнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Мәсәлән, Уфа дәүләт нефть техник университеты тотрыклы авыл хуҗалыгы өлкәсендә, шул исәптән ташландык авыл хуҗалыгы җирләрендә углерод йотуны тергезү һәм табигатьне саклый торган органик игенчелек, шулай ук үсемлекчелек калдыкларыннан перспективалы төзелеш материаллары җитештерү буенча инициативаларны тормышка ашыра.
Уфа Фән һәм технологияләр университеты “Башинком” фәнни-кертү предприятиесе белән берлектә яшелчәләрнең туклыклы кыйммәтен арттыру өчен аларны биофортификацияләү технологиясен эшли. Ә Русия Фәннәр академиясенең Уфа федеральтикшеренү үзәгеннән хезмәттәшләре белән бергә үсемлекләрнең уңышын, корылыкка һәм авыруларга чыдамлыгын арттыру өчен биотехнологик препаратлар булдыра.
Башкорт дәүләт аграр универсиеты, геном селекциясе һәм геннар белән редакцияләү ысулларын кулланып, югары продуктивлы авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын булдыру белән шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез: Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган федераль программа кысаларында илдә 40 кампус төзелә. Башкортстан конкурс буенча сайлап алуның беренче өлешендә сигез җиңүче арасына керде. Уфа проекты “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында берничә этапта тормышка ашырыла.