Мәгариф, мәгърифәт
19 Августа , 09:56

Луганск укучылары каникулларын Уфада уздыра

“Университет сменасы” 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

https://bspu.ruhttps://bspu.ru
https://bspu.ru

18 августта “Родина” кинотеатрында “Университет сменалары” мәгариф-туристлык проектын ачу тантанасы булды. “Университет сменасы” М.Акмулла исемендәге БДПУда уза.

Тантана Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарыннан башланды. Укучыларны һәм аларны озатып йөрүче педагогларны мәртәбәле кунаклар сәламләде.

“Без Луганск Халык Республикасыннан кунакларны һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Безнең төбәкләрне бүгенге көндә уртак тарих һәм хезмәттәшлек бәйли. “Университет сменалары” зур илебезнең төрле төбәкләре белән танышырга искиткеч мөмкинлек бирә. Ышанам, сезгә Башкортстанда ошар", – дип мөрәҗәгать итте кунакларга БДПУ ректоры, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Салават Сәгыйтов.

Русия Дәүләт думасының Мәгариф комитеты исеменнән балаларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова сәламләде.

“Безнең республика бик матур, сезгә яңа кешеләр белән очрашу һәм яңа урыннар күрү кызык булачак. Новорусия һәм безнең кире кайтарылган территорияләребез бер мәгариф киңлегендә яшәсен өчен Мәгариф комитетында без хезмәттәшләребез белән зур эш башкарабыз. Русия мәктәпләренә яңа тарих дәреслекләре, шул исәптән Донбасс һәм Новорусия тарихы буенча аерым дәреслекләр килә башлады да инде”, – диде Эльвира Ринат кызы.

Мәртәбәле кунаклар, сменада катнашучыларны педуниверситетның тату гаиләсенә кабул итеп, балаларга югары уку йорты символикасы төшерелгән галстуклар бәйләделәр.

“Университет сменасы” 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Акмулла университеты инде биш ел дәвамында бу юнәлеш буенча эшли. Ул Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Запорожск өлкәсеннән мәктәп укучылары һәм студентлары өчен һөнәри юнәлешле һәм психологик-педагогик проектлар оештыра. 2022 елдан университетта 600дән артык бала катнашында 15 “Университет сменасы” узды. Быел БДПУ Луганск Халык Республикасыннан 100 укучы һәм педагогны кабул итә. Смена Рус география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге гранты ярдәмендә уза.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас