Мәгариф, мәгърифәт
16 Августа , 04:42

Мәктәпләрдә машина йөртергә укытырга тәкъдим итәләр

  РФ мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфтан башлап машина йөртү буенча дәресләр кертергә тәкъдим иттеләр. Ике еллык курсны тәмамлаганнан соң, укучыларга аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да бирелергә мөмкин. Мондый фикерне Русия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

Мәктәпләрдә машина йөртергә укытырга тәкъдим итәләрМәктәпләрдә машина йөртергә укытырга тәкъдим итәләр
Мәктәпләрдә машина йөртергә укытырга тәкъдим итәләр

 

Аның сүзләренчә, укучыларны ике ел дәвамында автомобиль төзелеше, юл йөрү кагыйдәләре һәм машина йөртү нигезләренә өйрәтергә мөмкин.

«Мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфтан машина йөртү дәресләре кертергә кирәк дип саныйм. Ике ел дәвамында балаларны ашыкмыйча, контроль астында автомобиль эшенә өйрәтергә була. Аннан тиешле имтихан тапшырып, аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да алырга мөмкин», — дигән Гриб.

Ул автомобиль эше мәктәпләрдә иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнергә мөмкин дип саный. Аның фикеренчә, күпчелек укучылар киләчәктә машина йөртергә, автомобильнең төзелешен, юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен белергә тели.

Гриб шулай ук күп кенә мәктәпләрдә мондый дәресләр үткәрү өчен махсус мәйданчыклар булуын әйткән.

Мәктәп укучыларын автомобиль эшенә өйрәтү тәҗрибәсе СССР чорында да булган. Башта мондый эксперимент Мәскәүдә үткәрелгән: берничә мәктәп укучысын автобазаларга һәм тәҗрибәле инструкторларга беркеткәннәр. 1970нче елларда бу практика киң тарала башлаган.

Укучыларга ике юнәлешнең берсен сайларга тәкъдим иткәннәр: һәвәскәр яки профессиональ машина йөртүче. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, дәүләт автоинспекциясендә имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар машина йөртү таныклыгы алган. Әмма В һәм С категорияле транспорт чараларын алар 18 яшьтән соң гына йөртә алган.

Фото: auto.ru.

Мәктәпләрдә машина йөртергә укытырга тәкъдим итәләр
Мәктәпләрдә машина йөртергә укытырга тәкъдим итәләр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас