

Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасы (ОП РФ) сәркатибе урынбасары Владислав Гриб белдергән.
Аның сүзләренчә, мәктәпкә әзерләнү чыгымнары елдан-ел арта, шуңа күрә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү зарур. Ул быел һәр укучыга 15 мең сум күләмендә федераль түләү билгеләргә тәкъдим иткән.
«Беренче сентябрьгә балаларны мәктәпкә әзерләү өчен түләүләрне һичшиксез кертергә һәм аларны индексацияләргә кирәк. Быел федераль түләү бер укучыга 15 мең сум күләмендә булырга мөмкин», — дип белдергән Владислав Гриб.
Моңа кадәр шундый ук тәкъдим белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов та чыккан иде. Ул мәктәп яшендәге һәр бала өчен ел саен махсус түләү кертергә тәкъдим итте.
Аның фикеренчә, башлангыч сыйныф укучылары өчен түләү төбәктәге уртача хезмәт хакының 25 проценты, 5–9 сыйныф укучылары өчен — 30 проценты, ә 10–11 сыйныф укучылары өчен 35 проценты күләмендә булырга тиеш.
Әлегесе вакытка бу тәкъдимнәр рәсми карар дәрәҗәсендә кабул ителмәгән.
Фото: «Башинформ».