“Бу – Урал аръягының кадрлар мәсьәләсенә мөһим инвестиция”

Уфаның вузара кампусы резидентлары Урал аръягы студентларын әзерләүнең уникаль программасын гамәлгә ашыра.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Уфаның вузара кампусы резидентлары – Башкорт дәүләт медицина университеты Уфа Фән һәм технологияләр университетының Сибай филиалы белән берлектә, белем бирүнең челтәр формасы турындагы килешүне гамәлгә ашыра.

Әлеге стратегик белем бирү проекты Сибай һәм Урал аръягының якын районнарыннан медицина студентлары өчен яңа перспективалар ача. Сибай мәйданчыклары базасында беренче елны 7 студент-медик уңышлы тәмамлады да инде.

Челтәр программасы кысаларында Баймак районында һәм аның тирәсендәге территорияләрдә яшәүче медицина университеты студентлары төркеме  УФһТУның Сибай филиалы базасында гомум белем бирү дисциплиналары буенча белем ала, профильле дисциплиналарны БДМУ студентлары Сибай медицина көллияте базасында өйрәнә.

– Әлеге проект студентларның аерым төркеме өчен уңайлык кына түгел.  Бу – Урал аръягы төбәгенең кадрлар потенциалына мөһим инвестиция, – ди республиканың Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Студентлар өчен өстенлекләр гаять зур: медицина студентлары я үз өйләрендә, я филиал тулай торакларында яшиләр һәм шуның белән Уфага күченү һәм яшәү белән бәйле финанс һәм вакыт чыгымнарын сизелерлек киметәләр. Уку процессын практика белән бәйләргә шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре ярдәм итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас