“Һәр сәфәрдән зур “тәҗрибә багажы” белән кайтабыз”

Шулай ди “Көньяк җиле” студентлар сервис отряды комиссары Вилена Зарипова.

https://vk.com/rso_bashrohttps://vk.com/rso_bashro
Фото:https://vk.com/rso_bashro

Бүгенге студентларның күбесе, җәйге каникул вакытында эшкә урнашып, бераз акча юнәлтү ягын карый. Аларның бер төркеме сервис юнәлешендә эшли. Бу юнәлеш кунакчыллык һәм туризм индустриясен күздә тота. Анда төрле факультет студентлары беренче тәҗрибә туплый һәм һөнәри күнекмәләрен үстерә ала.

Бу уңайдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Көньяк җиле” студентлар сервис отряды эшләп килә. Алар өчен узган ел бик уңышлы булган иде – отряд республикада иң яхшысы дип танылды һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Байрагына лаек булды. Ә быел отряд нинди адымнар белән алга бара?

Русия студентлар отрядлары Башкортстан төбәк бүлекчәсенең “Көньяк җиле” студентлар сервис отряды комиссары Вилена Зарипова белән шул хакта һәм, гомумән, студентларның эше турында әңгәмә кордык. Әйткәндәй, ул үзе кунакчыллык һәм туризм өлкәсендә студент елларында ук тәҗрибә туплауны максат итеп куйган. Эшкә урнашудан бигрәк, аны бу юнәлешнең асылы кызыксындырган.

– Әлеге проектның киң масштаблы булуы да үзенә җәлеп итте. Биредә үзеңне төрле белгечлекләрдә сынап карарга һәм үзең өчен яңалыклар ачарга мөмкинлек бар, – ди Вилена. – Отрядтагы беренче тәҗрибә аеруча истә калды. Безне ачык йөз белән каршы алдылар, барлык башлангычларда ярдәм иттеләр. Сораулар һәм тәкъдимнәребезне җавапсыз калдырмаулары, безне ишетүләре һәм аңлауларын тою күңелне үстерде. Чөнки безгә моңа кадәр белмәгән һәм очрашмаган эшләрне башкарырга, өйрәнергә кирәк иде.

Ярдәм дигәннән, Вилена отряд тормышында республиканың роле булуын да ассызыклады.

– Республика һәр башлангычыбызда ярдәм итәргә әзер һәм ул үзе бездән тырышлык көтә. Иң мөһиме – теләк булсын, ә калганын яшьләр булдыра ул, – диде әңгәмәдәшем.

Әйе, студентларга игътибар һәм җыл сүз булса, аларның тауларны актарыр көчле һәм чәмле чаклары. “Көньяк җиле”нең уңышлары да – моңа мисал. “Диңгез” Бөтенрусия проектында җиңү һәм республикада лидерлык – ул университетның студентлар отрядлары штабының системалы эше һәм ярдәм булу нәтиҗәсе дә.

– Студотрядларда эшләү – акча эшләү ысулы гына түгел, ә ул шәхси үсеш өчен киңкырлы мөмкинлекләр дә бирә, – ди Вилена. Аның әйтүенчә, отряд әгъзалары һәр сәфәрдән зур “тәҗрибә багажы” белән кайта.

Күрүебезчә, студентлар отряды яшьләргә эшкә урнашу, акча эшләү  мөмкинлеге белән беррәттән үзләрен “табарга” да ярдәм итә.

Киләчәккә планнарга килгәндә, Вилена үзен бүтән юнәлешләрдә дә сынап карарга тели. 

– Киләчәкә күз ташлау – минем өчен кызыклы һәм мавыктыргыч. Үземне дизайн юнәлешендә дә сынап карарга телим, – диде ул.

https://vk.com/rso_bashro
https://vk.com/rso_bashro
https://vk.com/rso_bashro
Фото:https://vk.com/rso_bashro
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас