

«9 нчы сыйныфларда тарих буенча телдән имтихан булачак дигән карар кабул ителде, һәм ул 2028 елдан гамәлгә керә. Хәзер мондый имтихан уздыру модельләре эшләнә», - дип аңлата ул.
РФ Мәгариф министрлыгында яңа имтихан Төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) керү (рөхсәт алу) формасы булачак, диләр. Биремнәр хәзер әзерләнә торган дәреслекләрдәге материалларга туры киләчәк.
Бу сынау яшүсмерләрдә билгеле бер фикерләрне исбатлау яисә кире кагу күнекмәләрен үстерә, шулай ук теге яки бу вакыйгаларга һәм шәхесләргә карата үз мөнәсәбәтен формалаштырырга ярдәм итәчәк, диелә.
Фото: «Башинформ».