“Студент отрядларының эш географиясе бик киң”

Башкортстан студент отрядлары илнең эре предприятиеләрендә дә эшли.

https://vk.com/rso_bashrohttps://vk.com/rso_bashro
Фото:https://vk.com/rso_bashro

Студент еллары – яшьлекнең иң күңелле, иң гүзәл мизгеле. Советлар чорында студентлар отрядлары аша үтмәгәннәр бик аз булгандыр. Үзгәртеп корулар заманы студотрядларны да урап узмады. Шулай да соңгы дистә елда аларны яңадан тергезүгә зур игътибар бирелә.

“Бүген Башкортстан студент отрядларының хезмәт географиясе бик киң: алар бездә генә түгел, илнең эре предприятиеләрендәге хезмәт объектларында да эшли. Хезмәт сезоны ахырына эшкә урнашучыларның гомум саны 13000 тирәсе тәшкил итәчәк”, – диде Башкортстан студентлар отрядларының пиар-бүлек җитәкчесе – матбугат сәркатибе Влада Сәйфуллина.

Әлеге вакытта Русиянең төрле почмакларында 200дән артык отряд эшли.

"Мәсәлән, Октябрьский шәһәреннән студентлар “Арктика” Бөтенрусия җитештерү отряды катнашучылары исемлегенә керде. Алар төзелә торган судноларда һәм корабларда, шул исәптән “Чукотка” атом бозваткычында электромонтаж эшләрен башкарганда катнашалар. М.Акмулла исемендәге университетының ике студенты – Азалия Галишина һәм Тимур Фазлетдинов педагогика һәм сервис юнәлешләре буенча Бөтенрусия хезмәт проектларының җитәкчелек составына керде", – дип бәян итте әңгәмәдәшем. 

Хезмәт сезоны рәсми рәвештә май аенда башлана. Әмма апрельдә ук юллана башлаган отрядлар бар. Статуслы, ил дәрәҗдәсендәге объектларга бару өчен, студентлар ел дәвамында әзерләнәләр. Нәтиҗәсе күз алдында – Башкортстан студентлар отрядлары хәрәкәтендә катнашучылар ел саен югары күрсәткечләргә ирешәләр һәм эш бирүчеләрдән рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Әйтик, узган ел М.Акмулла исемендәге университетының “Көньяк җил” сервис отряды бөтенрусия хезмәт проектында иң яхшы отряд байрагына лаек булды.

Яшьлек бит ул – бер генә, дигәндәй, студентлар мәдәни чараларда катнашырга да өлгерәләр. Алар өчен төрле акцияләр һәм чаралар оештырыла.

Әйткәндәй, Башкортстан студент отрядлары быел Яшьләр көнендә актив катнашты. Агыйдел буенда узган чарада алар хезмәтне, иҗатны, аралашуны, һөнәри юнәлешне һәм яшьләр инициативаларын берләштерүче интерактив киңлек булдырды. Мәйданчыкның һәр зонасы кунакларны студент отрядлары мөмкинлекләре белән таныштырды.

“Ел саен без отрядлар эшчәнлеге турында сөйлибез һәм махсус уеннар үткәрәбез, бу шулай ук яшүсмерләрне һәм студентларны Русия студентлар отрядлары сафларына керергә этәрә”, – диде Влада Ирек кызы.

https://vk.com/molodez102
https://vk.com/molodez102
Фото:https://vk.com/molodez102
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас