БАГСУда уку елына йомгак ясалды

Уку йортында Гыйльми советның киңәйтелгән утырышы узды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә Гыйльми советның киңәйтелгән утырышы узды.

Ректор вазифаларын башкаручы Азат Бадранов узып барган уку елындагы эш йомгаклары турында сөйләде һәм югары уку йорты үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләде.

Академия структурасында төп үзгәреш Цифрлы үсеш департаментын формалаштыру булган.

“Цифрлы трансформация җитди тикшеренү базасына таяна. Икътисадның югары мәктәбе белән берлектә муниципалитетларның цифрлы өлгергәнлеген тикшердек һәм аналитик хисап әзерлибез. Дәүләт хакимияте органнары буенча шундый ук тикшеренүне Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә үткәрәбез”, – дип аңлатты Азат Бадранов.

2027 елда академия республикада ясалам зиһен-агентлар кертү һәм бу өлкәдә кадрлар әзерләү буенча лидер булыр дип планлаштырыла.

Академиядә кабул ителүчеләрнең гомум саны 21 процентка арткан. Бюджет урыннары барлыкка килү вузның төбәк җитәкчелеге тарафыннан танылуы артуын күрсәтә.

Яңа уку елында Уфа мәктәпләрендә университет алды проекты эшли башлый. Төп идея – өлкән сыйныф укучыларына белем һәм һөнәри юнәлешне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итү.

Бүген БАГСУда махсус хәрби операциядә катнашучы 71 кеше, әтиләре СВОда катнашкан 33 бала һәм ирләре СВОда булган 12 хатын-кыз бакалавриат программалары буенча  югары белем ала. 59 хәрби хезмәткәр һәм СВО гаиләләреннән 10 кеше магистратурада белем ала. 37 СВО катнашучысы һәм СВО гаиләләреннән 40 әгъза яңадан һөнәри әзерлек үткән.

Гыйльми совет утырышында Русия Федерациясе Геройлары һәм өч Батырлык ордены кавалерларына югары белем бирү программалары буенча укуга йөз процент ташлама бирү инициативасы бертавыштан кабул ителде. СВОда катнашкан башкаларга һәм аларның гаилә әгъзаларына белем программасы бәясеннән ун процент күләмендә ташлама биреләчәк.

Утырышның тантаналы өлешендә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас