Уфа вузы Кытай вузлары белән бергә белгечләр әзерли

Уфаның нефть университеты Кытай вузлары белән бергә ятмаларны разведкалау буенча белгечләр әзерләячәк.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Уфаның вузара кампусы резиденты булган Уфа дәүләт нефть техник университеты Кытай нефть университеты һәм Пекин теле һәм мәдәнияте университеты белән үзара аңлашу турында өч яклы меморандумга кул куйды.

Документ “Файдалы казылмалар ятмаларын разведкалау” проектын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә һәм университетларның хезмәттәшлеген яңа дәрәҗәгә чыгара.

Сүз телне, тарихны һәм мәдәниятне тирәнтен өйрәнү белән ятмаларны разведкалау өлкәсендә белгечләрне бергәләп әзерләү турында бара.

“Бер пояс һәм бер юл” проекты маршрутлары буенча эшләүче компанияләрдә мондый кадрларга ихтыяҗ зур.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас