Югары белемле буласың килсә - бер янчык акча хәстәрләргә!

Беренчел бәяләүләр буенча, ил буенча уку бәясе уртача алганда 11 процентка артачак. Былтыр бу күрсәткеч якынча 13 процент тәшкил иткән иде.

Югары белемле буласың килсә - бер янчык акча хәстәрләргә!Югары белемле буласың килсә - бер янчык акча хәстәрләргә!
Югары белемле буласың килсә - бер янчык акча хәстәрләргә!

Бу хакта Дәүләт Думасының профиль комитеты утырышында фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук белдергән.

— Узган ел үсеш якынча 13 процент булса, быел ул 11 проценттан кимрәк булыр дип көтәбез. Бу – ил буенча уртача күрсәткеч, – ди ул. 

Шулай ук ул кайбер югары уку йортларында бәяләрнең арту дәрәҗәсе башкача булырга мөмкинлеген дә искәртте.

Аерым алганда, алдынгы университетларда уку бәясе, гадәттә, күбрәк арта. Әмма Омельчук сүзләренчә, белгечләрне күпләп әзерләүче вузларның күбесендә бәяләр үсеше 10 проценттан артмаячак.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Динар Кәлимуллин.

Югары белемле буласың килсә - бер янчык акча хәстәрләргә!
Югары белемле буласың килсә - бер янчык акча хәстәрләргә!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас