Иминлек хезмәткәрләре студентлар белән очрашты

Очрашу Уфа автотранспорт көллиятендә узды. 

Уфа автотранспорт көллиятендә “Генерал-майор М.Шәйморатов исемендәге беренче аерым яшь армия полкы” Русия ДОСААФ ротасы кадетлары Үзәк хәрби округ буенча Русия иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты.

Әңгәмә барышында студентлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының агрессорларга каршы гадел һәм азатлык максатлары, немец илбасарларына каршы торуның тарихи фактлары, ватанпәрвәрлекнең тирән чагылышы, сугыш елларында Ватанны саклау буенча гомуммилли идеянең гәүдәләнеше турында белделәр.

Офицерның Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы махсус хезмәтләрнең иң нәтиҗәлесе – СССР Оборона халык комиссариатының “СМЕРШ” контрразведка баш идарәсе турында сөйләгәннәре егетләрне аеруча тәэсирләндерде. Кадетлар “Күренми торган хезмәт” фильмын караганнан соң аларның батырлыгы һәм ветераннарның истәлекләре турында белделәр. Кинолентада төп геройларның тормышы, балачактан алып, алар инде хәвефсезлек органнары офицерлары булып, җинаятьләрне булдырмау өчен хезмәт иткән көнгә кадәр күрсәтелгән.

Фильмны караганнан соң фикер алышу булды, аның барышында студентлар Бөек Ватан сугышы чорында илебез каршы торган һәм хәзерге вакытта актуаль булган хәвефләр арасындагы бәйләнешне күрделәр.

“Мондый очрашулар кайсыбер көнбатыш илләренең тарихи фактларны бозып күрсәтергә, фашизмны җиңүдә совет сугышчыларының ролен түбәнсетергә омтылышларына тәнкыйть белән карарга һәм иҗтимагый аңга, бигрәк тә яшьләргә, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда манипуляцияләүгә каршы торырга ярдәм итә”, – диләр чараны оештыручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас