“Алтын лекцияләр”

Аларны студентларга кемнәр укый?

https://bspu.ru  “Алтын лекцияләр”https://bspu.ru  “Алтын лекцияләр”
“Алтын лекцияләр” Фото:https://bspu.ru

Вузара студентлар кампусы резиденты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында Русия Дәүләт Думасының 120 еллыгына багышланган “Алтын лекцияләр” уза.

19 майда студентлар алдында Дәүләт Думасы депутаты, филология фәннәре кандидаты, Думаның мәгариф комитеты әгъзасы Эльвира Аеткулова чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 1906 елның 27 апреле Русия парламентаризмының туган көне булып санала. Очрашу барышында ул студентларга Русия парламентаризмының аякка басуы, Дәүләт Думасы структурасы, хакимиятләрне бүлү принциплары, шулай ук федераль законнарның гамәлдә ничек кабул ителүе турында сөйләде.

Очрашу җанлы форматта узды. Студентлар викторинада катнаштылар һәм сораулар бирделәр. Аларны мәгариф темалары – БДИ, чит телләрне өйрәнү, һөнәри үсеш мөмкинлекләре дә, спикерның шәхси карьера юлы да кызыксындырды.

Сорауларга җавап биреп, Эльвира Аеткулова һәр һөнәри траекториянең нигезендә белем, экспертлык, хезмәт сөючәнлек һәм үз өстеңә җаваплылык алырга әзерлек ятуын ассызыклады.

Университетның фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры Светлана Гәрәева сүзләренә караганда, “Алтын лекцияләр” студентларга академик белем һәм реаль һөнәри практика арасындагы бәйләнешне күрергә ярдәм итә.

Чакырылган спикерлар арасында шулай ук икътисад фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Александр Дегтярев һәм икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Дәүләт Думасы депутаты Михаил Бугера булуын да хәбәр итте Светлана Гәрәева.

https://bspu.ruhttps://bspu.ru
Фото:https://bspu.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас