

Бу «МедЗнайка»профориентация мәктәбе тарихында беренче шундый тәҗрибә. Программа БДМУНЫҢ фундаменталь һәм гамәли микробиология кафедрасы базасында гамәлгә ашырылды һәм укучыга чын тикшеренүче юлын узарга мөмкинлек бирде.
Ләйсән эшенең темасы – “Мәктәп мохитендә смартфоннар өслегенең микроблы пычрануына чагыштырма анализ". Тикшерү барышында ул сыйныфташларының кәрәзле телефоннарыннан үрнәкләр алган, туклыклы тирәлекләргә чәчү үткәргән, микроорганизмнарны идентификацияләгән һәм пычрану дәрәҗәсе гаджетларны эшкәртү ешлыгына бәйле булуын анализлаган.
Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, смартфоннар өслегендә потенциаль патоген микроорганизмнар, шул исәптән стафилококклар һәм чүпрә сыман гөмбәләр сакланырга мөмкин. Белгечләр сүзләренчә, мондый мәгълүматлар яшүсмерләр арасында гигиена культурасын формалаштыруның мөһимлеген тагын бер кат раслый. Мәктәп укучысының эшен эксперт комиссиясе югары бәяләде.
Ләйсән тикшеренү нәтиҗәләрен ышаныч белән җиткерде һәм экспертларның сорауларына җавап бирде. Фәнни-тикшеренү эшләре өчен бәя урта гомуми белем турындагы аттестатка кертеләчәк һәм аның уртача баллына йогынты ясаячак. Чыгарылыш сыйныф укучысы өчен бу аеруча мөһим: ул максатчан рәвештә Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә әзерләнә һәм хирург булырга хыяллана.
Биология күптән инде Ләйсәннең яраткан предметы булып тора. Аның фән белән кызыксынуын казанышлары да раслый – ул берничә тапкыр Бөтенрусия укучылар олимпиадасы һәм профильле конкурслар призеры булды.
Фото:campusufa.ru