+15 °С
Ясно


Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026-2027 уку елының кабул итү кампаниясе барышында абитуриентлар өчен “тынлык көне” билгеләде.
Ведомство башлыгы урынбасары Андрей Омельчук әйтүенчә, бу көнне абитуриентлар үз гаризаларына үзгәрешләр кертә һәм кабул итүгә ризалыктан баш тарта алмаячак. Әлеге яңалык кабул итү процессын аңлаешлырак һәм гаделрәк итәчәк, ди министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез: ил университетларына гаризалар 20 июньдә кабул ителә башлаячак.