Төп шарт нинди?

Укытучылар өчен яңа өстәмә түләү расланды.  

Төп шарт нинди?Төп шарт нинди?
Төп шарт нинди?

Укытучылар өчен яңа өстәмә түләү расланды.

 

Өстәмә түләү укучылар арасында деструктив тәртипне профилактикалау өчен җаваплы мәктәп директорлары урынбасарларына түләнәчәк.

Башкортстанда укучылар арасында деструктив тәртипне профилактикалау өчен җаваплы мәктәп директорлары урынбасарларына өстәмә түләү кертелде. Сүз яшүсмерләр арасында экстремизмга, агрессиягә һәм башка куркыныч күренешләргә каршы тору турында бара. Премьер-министр Андрей Назаров кул куйган республика Хөкүмәте карары нигезендә, мондый педагоглар хезмәт хакыннан тыш ай саен 30 мең сум өстәмә алачак. Өстәвенә, аларның өстәмә йөкләнеше бармы-юкмы-мөһим түгел.

Яңалык террорчылыктан саклануның 1 нче яки 2 нче категориясенә караган, ягъни куркынычсызлык күзлегеннән иң мөһим мәктәпләргә генә кагыла. Әгәр ниндидер сәбәп аркасында директор урынбасарын вакытлыча башка хезмәткәр (яки хәтта директор үзе дә) алмаштырса, өстәмә түләүне аңа фактта эшләнгән вакыт өчен түләячәкләр. Төп шарт: хезмәт хакы бу өстәмәне исәпкә алмыйча минималь хезмәт хакыннан түбән була алмый.

Карар 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керде.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас