Мәгариф, мәгърифәт
30 Апреля , 06:09

Технопарк мөмкинлекләре белән таныштылар

Русия һәм Кыргызстан мәгариф министрлары Акмулла университетының Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы мөмкинлекләрен бәяләделәр.

Технопарк мөмкинлекләре белән таныштыларТехнопарк мөмкинлекләре белән таныштылар
Технопарк мөмкинлекләре белән таныштылар
29 апрельдә Уфада Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендербаева Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән бергә Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар.
Технопарк 2021 елда илнең педагогик югары уку йортларын модернизацияләү федераль комплекслы программасы кысаларында булдырылды, аны Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча Мәгариф министрлыгы тормышка ашыра. Аның төп максаты - педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү, мәгариф өлкәсенең яшь белгечләренә  ярдәм итү, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү һ.б.
Шунысын да әйтик, университет студентлар һәм мәктәп укучылары өчен БПЛА программалаштыру һәм пилотлаштыру, тактик медицина һәм «Хәвефсезлек һәм Ватанны саклау нигезләре» укыту предметы буенча өстәмә белем программаларын гамәлгә кертә. Русия мәгариф министры бүгенге шартларда бу юнәлешләрнең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләде.
Сергей Кравцовка һәм Догдуркул Кендербаевага педуниверситетның дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге кысаларында оештырылган Яшьләр лабораторияләре эшләнмәләрен күрсәттеләр. 
БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов билгеләвенчә, төбәк башлыгы кушуы буенча полилингваль сыйныф укытучылары өчен методик әсбаплар, шул исәптә өч телле тематик сүзлекләр, алты телдә электрон мобиль кушымта һәм полилингваль мәктәпләрнең 1 - 11 класслары өчен укыту-тематик планнар эшли.
БР башлыгы Радий Хәбиров республикада 12 полилингваль мәктәп эшләвен, аларда рус, туган тел һәм чит телләрдә  укыту алып барылуын әйтте.
- Без шәһәрләрдә дә, авылларда да полилингваль гимназияләр ачтык. Яшь укытучыларга һәм директорларга финанс  ярдәме күрсәтәбез. Укытучыларыбыз  ял итсен һәм тиешле дәвалану алсын өчен ел саен меңәр юллама бүлеп бирергә булдык, – диде Радий Хәбиров.
Русия мәгариф министры республикада укытучыларга ярдәм күрсәтү чараларын югары бәяләде һәм бу уңай тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату мөһимлеген билгеләде.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас