Мәгариф, мәгърифәт
30 Апреля , 05:30

“Тамыр” Чакмагышка “иҗади десант” алып килде.   

Чакмагыш гимназиясенә килүләренең матур сәбәбе бар. 

“Тамыр” телеканалы“Тамыр” телеканалы
Фото:“Тамыр” телеканалы

“Тамыр” балалар-яшүсмерләр телеканалы “Башкортстанның иң яхшы авыл мәктәбе” бәйгесен оештырды. Нәтиҗәдә Чакмагыш авылы гимназиясе җиңү яулады.

Гимназия казанышларын тану йөзеннән телеканал командасы, уку йортына “иҗади десант” белән килеп, укучыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте.

Телеканалның баш режиссеры Адель Сунаргулова белән очрашу аеруча бер матур вакыйга булды. Ул – үсмерләргә тәгаенләнгән “Ышан” мистик сериалы өчен “Иң яхшы режиссер” номинациясендә “Бронза Орфей” (ТЭФИ-Регион) иясе. Адель, урындагы медиастудиядә тәрбияләнүчеләр өчен фәһемле мастер-класс үткәреп, мавыктыргыч контент булдыру серләре белән бүлеште.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Аның турында “кунак ашы – кара-каршы” дияргә буладыр: “Тамыр” телеканалының вокал студиясе моңлы җырлары белән сөендерсә, гимназистлар дәртле биюләр, шигырьләр һәм шулай ук җырлар әзерләгән иде.

“Нурбостан” мультфильмын карау һәм аның мотивлары буенча интерактив уенда катнашу тамашачыларда аерым бер кызыксыну уятты. Әлеге анимацион проект башкорт тарихын һәм мәдәниятен балалар арасында популярлаштыру буенча каналның зур эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.

Очрашу ахырында катнашучылар телеканалдан истәлекле бүләкләр алдылар. Бу искиткеч бәйрәм гимназистларның да, “Тамыр”ның яшь йолдызларының да хәтерендә бик озак сакланыр, мөгаен. 

Исегезгә төшерәбез: “Тамыр” – 1992 елда эшли башлаган балалар-үсмерләр телеканалы. Аның миссиясе – туган телгә һәм туган якка мәхәббәт, гаиләгә хөрмәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Телеканалның “Байтус” скетч-шоу һәм “Яңалыклар тавы” медиапроекты кебек проектлары ил дәрәҗәсендә үткәрелгән конкурсларда күп тапкырлар лидерлар рәтенә керде.

“Тамыр” телеканалы
“Тамыр” телеканалы
“Тамыр” телеканалы
“Тамыр” телеканалы
“Тамыр” телеканалы
“Тамыр” телеканалы
“Тамыр” телеканалы
“Тамыр” телеканалы
Фото:“Тамыр” телеканалы
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас