Кичә Уфада М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) мәйданчыгында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендербаева уртак мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча ике яклы киңәшмә үткәрделәр. Фикер алышуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Билгеле булуынча, 2023 елда Русия Хөкүмәте һәм Кыргызстан Министрлар кабинеты Кыргызстанда рус телендә белем бирүче 9 уртак гомум белем бирү оешмасы төзү турындагы килешүгә кул куйган иде. Бу мәктәпләр өчен педагогик состав, укыту планнары һәм методик әсбаплар әзерләүне дәүләт заказы буенча БДПУ тәэмин итә.
Сергей Кравцов Башкортостан һәм Акмулла университеты җитәкчелегенә халыкара проектларны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук беренче өч уртак мәктәпне 2027 елның 1 сентябренә ачарга планлаштырылуын әйтте.
– Уфага кыргыз мәктәпләре директорлары килде, алар республиканың мәгариф өлкәсендәге бай тәҗрибәсен өйрәнә, – диде Русия мәгариф министры. - Русия делегациясен җавап визиты белән Кыргызстанга җибәрергә тәкъдим итәм. Мондый хезмәттәшлек ике ил педагогларына файда гына китерәчәк.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләвенчә, Кыргызстан Башкортстанның ышанычлы төп 10 партнерлары арасына керә.
-Безне уртак мәдәни, тел тамырлары, рухи-әхлакый кыйммәтләр, уртак гуманитар проектлар бәйли. Безнең югары уку йортларында Кыргызстаннан 200-дән артык студент укый, - диде республика башлыгы. - Кыргызстанда рус телле мәктәпләр төзү проекты, һичшиксез, илебезнең стратегик партнерлыгын ныгытуда зур әһәмияткә ия. Без мәгариф өлкәсендәге эшләнмәләребез һәм инновацияләребез белән уртаклашачакбыз. Үзара дуслык һәм тыгыз хезмәттәшлек традицияләрен дәвам итәрбез дип ышанам.
Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендирбаева мәгариф өлкәсендәге Русия коллегалары белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләде һәм уртак проектларны алга таба, шул исәптән Башкортстан мәгариф оешмалары катнашлыгында да, үстерергә теләвен белдерде.
– Безнең илләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан һәм мәгариф хезмәттәшлеге иң яхшы тәҗрибәләр кертү һәм тәҗрибә уртаклашу исзбенә ныгырга тиеш, - диде Догдуркул Кендербаева. - Кыргызстанда рус теле бик кирәкле һәм ул фән, мәдәният һәм сәнгать теле буларак әһәмиятен саклый.
БР Башлыгы сайтыннан.