29 апрельдә Уфада Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Кыргызстан Республикасы мәгариф министры Догдуркул Кендербаева һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Кыргызстан мәгариф системасы хезмәткәрләре практикумында катнашучылар белән очраштылар.
Чара Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) мәйданчыгында үтте. Шунысын да билгелик, Кыргызстан мәктәпләрендә Русия тәҗрибәсен тиражлау проекты 2021 елдан Русия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән гамәлгә ашырыла. БДПУда педагоглар әзерләү программалары буенча Кыргыз Республикасының 200 гражданы белем ала.
Мәгариф системасы хезмәткәрләренең практикумы иң яхшы педагогик практикалар белән алмашуга юнәлтелгән. Башкортстанга өч көнлек эшлекле сәфәр кысаларында чит ил педагоглары һәм экспертлары, шулай ук Русия төбәкләре вәкилләре республиканың мәгариф системасын җентекләп өйрәнделәр, алдынгы уку һәм фәнни-тикшеренү оешмаларында, шул исәптән югары уку йортларында, көллиятләрдә, шулай ук Евразия фәнни-мәгариф үзәге мәйданчыкларында булдылар. Очрашуда Русия мәгариф министры Кыргызстан белән мәгариф өлкәсендәге уртак эшнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Бүген без Башкортстанның алдынгы мәгариф системасы белән таныштык. Киләчәктә чит ил партнерлары белән бергә Русия делегациясенең Кыргызстанга сәфәрен оештыра алырбыз дип өметләнәбез, - диде Сергей Кравцов. .
Кыргызстан Республикасы мәгариф министры Русия ягына һәм Башкортостан җитәкчелегенә нәтиҗәле практикум оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм җавап сәфәре кылырга ярдәм итәргә әзер булуын раслады.
- Без төбәкнең мәгариф өлкәсе үсешенә сокланабыз. Шул ук вакытта без үзара уртаклыкның күп булуын күрдек, - дип ассызыклады Догдуркул Кендербаева. – Һичшиксез, без мондый хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез һәм Русия коллегаларын үз җиребездә шатланып кабул итәчәкбез.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Кыргызстан белән күп юнәлешләр буенча элемтәләрнең яхшы динамикасын билгеләде һәм кунакларга эшлекле сәфәр вакытында алган тәҗрибәләрен уңышлы таратуларын теләде.
Практикумда катнашучылар арытаба чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алар Башкортстанның мәгариф мохите үсешен, шулай ук инновацион карарлар һәм алымнар кертү буенча тырышлыкларын югары бәяләде.
Чара ахырында Башкорт дәүләт педагогия университеты Кабарда-Балкар мәгариф министрлыгының «Кояшлы шәһәр» балалар иҗат академиясе, Бишкәк дәүләт университеты һәм Ош дәүләт педагогия университеты белән хезмәттәшлек турындагы килешүләргә кул куйды.
БР Башлыгы сайтыннан.